RYB
RYB төсләр моделе — кызыл, сары, зәңгәр (ингл. red, yellow, blue) беренчел төсләр буларак кулланылган тарихи төсләр моделе.

Бу өч беренчел төс өч икенчел төс — әфлисун, яшел, шәмәхә — ясыйлар.
RYB моделе рәсем сәнгатендә кулланыла.
Төсләр түгәрәге
үзгәртү| № | Төс | Төс тәртибе |
|---|---|---|
| 1 | Кызыл | I |
| 2 | Кызыл-әфлисун | III |
| 3 | Әфлисун | II |
| 4 | Сары-әфлисун (гәрәбә) | III |
| 5 | Сары | I |
| 6 | Сары-яшел | III |
| 7 | Яшел | II |
| 8 | Зәңгәр-яшел | III |
| 9 | Зәңгәр | I |
| 10 | Зәңгәр-шәмәхә (миләүшә) | III |
| 11 | Шәмәхә | II |
| 12 | Кызыл-шәмәхә | III |