Юкә
Юкә (лат. Tília) — хуш исле вак саргылт чәчәкле, кабыгыннан мунчала алына торган яфраклы агачлар ыругы.
| Юкә | |
|---|---|
| Халыкара фәнни исем | Tilia L., 1753[1][2] |
| Таксономик ранг | ыру[1] |
| Югарырак таксон | Tilioideae[d] һәм Malvaceae |
| Таксонның халык атамасы | Lime[3], Basswood[4], Linde[5], Lipa, 椴树属[6], 椴属[7][8][9][…], 椴树属[8][10][11][…] һәм lipa[12] |
| Таксономик төр | T. europaea[d] |
| Нәрсәнең чыганагы | юкә агачы[d] һәм Q136652037? |
| Бүләкләр | |
| GRIN URL | npgsweb.ars-grin.gov/gringlobal/taxonomygenus.aspx?id=12151[14] |
Җир шарының төньяк ярымшарында 25, БДБ илләрендә 10 төрле юкә үсә. Безнен якларда биеклеге 30 метрга, ә диаметры бер метрга җиткән вак яфраклы юкә (липа мелколиственная) дигән төре таралган. Яшь агачларның, ботакларның кайрысы шома, кызгылт-көрән, ә карт юкәнең төптәге кайрысы карасу, җыерчыклы, тирән буразналы. Юкә уңдырышлы туфракны ярата, күләгәгә, салкынга, җилгә чыдам агач. Ул урманда ак һәм кара чыршы күләгәсе астында да үсә ала. Акрын үсә. Юкә 400 елга кадәр, ә кайберләре 700 елга кадәр яши.
Юкә безнең яктагы барлык агачлар яфрак ярып бетергәч, иң соңыннан гына яфрак яра башлый. Яфракларны озак вакыт бөредә төреп тота да, көн җылыну белән бик тиз яфрак формалаша башлый. Юкә майда уртасында яфрак яра башлый һәм 20 көн эчендә яфрак пластинкасы тулысынча формалаша.
Безнең якларда үсүче агач һәм куаклардан иң соңгысы булып, көннәр эсселәнгәч, юкә чәчәк ата. Уртача 2 июльдә ул саргылт-ак хуш исле чәчәккә төренә. Әйләнә-тирәгә юкә чәчәге бал исе тарала. Юкәне бал кортлары чолгап ала, агач бал кортлары ярдәмендә серкәләнә. Ул шулай ике атна дәвамында хуш искә күмелеп утыра. Бер төп юкә агачы бер гектар карабодай басуы биргән кадәр бал бирә. Зур юкә чәчәк ату чорында 12 кг кадәр, ә бер гектар юкә урманы бер тоннадан артык бал бирә.
Медицинада юкә чәчәге чәен салкын тиюне тир белән чыгару өчен файдаланалар. Халык медицинасы яшь юкә кабыгын, бөресен һәм яфракларын да файдалана. Юкә чәчәген ликер һәм коньяк хәзерләгәндә кулланалар.
Көз ахырында чәчәкләрдән, эчендә бер-ике орлыгы булган, борчак кадәр түгәрәк чикләвекләр өлгереп җитә. Башка агачлар орлыгын җәй көне койса, юкә ашыкмый, көз ахырында яки кыш башында коя башлый. Орлык кыш буе коела. Моның да үзенә күрә сере бар. Коелган орлыклар кар өстеннән җил ярдәмендә, кайсы да булса бер урында тоткарланганчы хәрәкәт итәләр. Җилдә яхшы хәрәкәт итү өчен һәр орлыкта канатчыклар бар. Орлык яз көне су белән дә агып китәргә мөмкин. Уңайлы шартлар булганда орлыктан яңа үсемлек — юкә үсеп чыга. Ләкин миллионлаган орлыкның санаулысы гына яңа агачка әй-ләнә. Аның каравы, салкын кыш көне, юкә орлыклары күп кенә кошларга, кайбер җәнлекләргә азык хезмәтен үтиләр. Юкәнең вак кына орлыкларында миндаль маена охшаган ашарга яраклы май була (12% кадәр).
Хуҗалык әһәмияте
үзгәртүЯшь юкә кайрысыннан кәрзин, башмак, чабата, бау үрәләр. 1889 елны гына Русиядә 500 миллион пар чабата ясалган. Бер чабата өчен 3-4 яшь юкәне каезларга кирәк.[15] 30-50 яшьлек юкәләрнең кабыкларыннан мунчала алалар. Юкә кабыгын бер-ике ай тын елгаларда, буаларда, күлләрдә тоталар. Җебегән юкә кабыгыннан мунчала чыга. Мунчаладан бау ишкәннәр, чыпта сукканнар, чыпта капчык эшләгәннәр. Чыптаны салкын кермәсен өчен ишекләргә куялар, чыпта капчыкларга тутырып агач күмере ташыйлар иде.
Юкә — утын буларак җылылыкны аз бирә. Нәзек юкә бүкәннәр утынга тиз ярылса, ә юан юкәләр бик авырлык белән генә ярыла. Туры, ботаксыз юкә бүрәнәләрне төзелештә кулланырга була. Коры урында алар озак тора, ә юешкә, дымга бер дә чыдамый.
Чыганаклар
үзгәртү- Габдуллаҗан Нигъмәтҗанов. Юкә. “Әтнә таңы” газетасы. 6 ноябрь, 1998 ел
- 1 2 Линней К. Genera plantarum eorumque characteres naturales, secundum numerum figuram, situm, & proportionem omnium fructificationis partium — 5 — Стокгольм: 1754. — doi:10.5962/BHL.TITLE.746
- ↑ Linnaeus C. Species Plantarum: Exhibentes plantas rite cognitas ad genera relatas — 1753.
- ↑ Британ утраулары Ботаника җәмгыяте — 1836.
- ↑ АКШ авыл хуҗалыгы министрлыгының үсемлекләр базасы
- ↑ Nederlands Soortenregister
- ↑ Flora Reipublicae Popularis Sinicae, volume 49(1) / мөхәррир Ч. Хунда — 1989.
- ↑ 彭莳嘉, 罗源, 蔡宏宇 et al. 全球变化情景下的中国木本植物受威胁物种名录, A new list of threatened woody species in China under future global change scenarios // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021459
- 1 2 刘冰 (Bing Liu), 叶建飞 (Jianfei Ye), 刘夙 (Su Liu) et al. Families and genera of Chinese angiosperms: a synoptic classification based on APG III, 中国被子植物科属概览: 依据APG III系统 // 生物多样性 — 2015. — 7 — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2015052
- ↑ 肖翠, 刘冰, 吴超然 et al. 北京维管植物编目和分布数据集, A dataset on inventory and geographical distributions of vascular plants in Beijing, China // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022064
- ↑ 金孝锋, 鲁益飞, 张方钢 et al. 浙江种子植物物种编目 // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2021408
- ↑ 刘培亮, 卢元, 岳明 et al. 陕西省维管植物名录(2021版) // 生物多样性 — 2022. — ISSN 1005-0094 — doi:10.17520/BIODS.2022061
- ↑ The Little Flora of Slovenia (3rd ed.) — Tehniška založba Slovenije, 1999. — ISBN 86-365-0300-0
- ↑ https://info.bmlrt.gv.at/themen/wald/wald-in-oesterreich/wald-und-biodiversitaet/baumdesjahres_2021.html / мөхәррир Federal Ministry of Agriculture, Forestry, Environment, Regions and Water Management
- ↑ GRIN үсемлекләр таксономиясе
- ↑ Когда появились лапти?, archived from the original on 2015-10-16, retrieved 2015-10-24