Марсель Иванов

баянчы, композитор

Марсель Иванов, Марсель Арсентий улы Иванов (Марсель Арсентьевич Иванов; 1962 елның 14 гыйнвары, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Чулпан2015 елның 1 феврале, РФ, ТР, М-7 юлында) – баянчы, композитор, популяр жырларның көе авторы, татар эстрадасында күп артистларның концертларын оештыручы-администраторы.

Марсель Иванов
Төп мәгълүмат
Тулы исеме

Марсель Арсентий улы Иванов

Туу көне

14 гыйнвар 1962(1962-01-14)

Туу урыны

СССР, РСФСР, ТАССР Минзәлә районы, Чулпан

Үлү көне

1 февраль 2015(2015-02-01) (53 яшь)

Үлү урыны

РФ, ТР, М-7 юлында

Эшчәнлек еллары

1980―2015

Дәүләт

ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ

Һөнәрләр

баянчы, композитор

Кораллар

баян

Жанрлар

эстрада

Коллективлар

«Автор» иҗтимагый оешмасы

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1962 елның 14 гыйнварында Татарстан АССРның Минзәлә районы Чулпан авылында укытучылар гаиләсендә дүртенче бала булып туган[1]. Гаиләсендә бар кеше дә музыкага сәләтле булган. Башлангыч белемне Чулпан мәктәбендә алгач, 4-8 сыйныфларда Минзәләнең Вахитов исемендәге 2нче мәктәбендә дәвам иткән. Шул ук вакытта шәһәр музыка мәктәбендә дә укыган. Аннан сон Түбән Кама hәм Казан шәhәрләрендә музыкаль белем алган.

Үзенең тумыштан килгән сәләтләрен ул шулай ук тырышлык, үҗәтлек, максатчанлык белән тормышка ашыра. Һәм бу аңа Татарстанның танылган композиторы, баянчы-музыканты дәрәҗәсенә ирешергә мөмкинлек бирә[2].

Халык яратып кабул иткән бик күп матур-матур жырларның көе авторы. Шулар арасында[3]:

Һ.б.

2002 елның 28 декабреннән Казанда «Автор» иҗтимагый оешмасы рәисе булган, оешма эшчәнлеге 2011 елның 8 августында суд карары буенча туктатылган[4].

Вафаты

үзгәртү

2015 елның 1 февралендә композитор гаиләсе белән хатынының туган ягы ― Менделеевск районының Псәй авылына кунакка кайткан булган. Кире кайтырга дип, машина белән Казанга юлга чыгалар. Руль артына уллары утырган. Юлда барганда Марсель Ивановның кисәк кенә йөрәге тибүдән туктый [5]. Киндери зиратында җирләнгән[6].

Шәхси тормышы

үзгәртү

Хатыны Лилия Иванова (Менделеевск районының Псәй авылынаннан), «Татарстан — Яңа Гасыр» хезмәткәре. Улы һәм кызы.

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү